#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иң яхшы укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

Беренче сыйныфка укырга керүче улларына ата-анасы иң яхшы укытучыны сайлыйлар. Ә иртәгәсен оныгын мәктәпкә бабасы алып бара. Мәктәп ишек алдына килеп кергәч, аларны укучылар әйләндереп алалар да:

- Бу нинди көлкеле карт! Сиңа монда нәрсә калган? Ә син бу симез оныгыңны укырга китердеңме ни? – дип мыскылларга керешәләр. Шулчак дәресләр башланганын белдереп укытучы кыңгырауга баса, укучылар дәрескә йөгерәләр. Ә бабай оныгын кулыннан тотып, мәктәп ишек алдыннан алып чыгып китә. Бу хәлгә:

- Ура! Мин укымаячакмын! - дип шатлана оныгы.

- Син, улым, һичшиксез укыячаксың, ләкин бу мәктәптә түгел! Сиңа мәктәпне мин үзем сайлаячакмын! - дигән ачуланып бабасы. Аннары ул оныгын өенә алып кайтып, әбисенә калдыра да, үзе иң яхшы укытучыны эзләп китә. Һәр мәктәп янына килеп ул тәнәфес башланганын көтеп тора. Кайбер мәктәптә укучылар аңа бөтенләй игътибар итмиләр, ә кайберендә мыскыллап көләләр. Ләкин ул аларга ачуланмый, акыл өйрәтергә дә тырышмый, бары тик тыныч кына бу мәктәптән чыгып китү юлын карый. Бервакыт хәлдән таеп бабай бер кечкенә, иске мәктәпнең ишегенә килеп сөянә. Шул чак кыңгырау тавышы яңгырап, класслардан укучылар йөгереп чыгалар. Бабайны күреп алар аның янына киләләр дә:

- Бабай, сез үзегезне ничек хис итәсез? Су китерикме? Менә урынга утырып ял итеп алыгыз. Без хәзер укытучыны чакырабыз, - диләр. Бераздан бабай янына бер яшь укытучы ашыгып килеп чыга. Бабай аның белән күрешкәч:

- Ниһаять, оныгыма иң яхшы мәктәпне эзләп таптым! – ди. Моңа укытучы аптырап:

- Бабай, сез бик тә ялгышасыз. Безнең мәктәп бик иске, өстәвенә кечкенә, кысан, - дигән. Бабай аның белән бәхәсләшеп тормаган, бу мәктәпкә укырга оныгын алып килергә рөхсәт сораган. Кичен улы белән килене бабайдан:

- Әти, ни өчен сез улыбызга иң яхшы укытучыны таптым дип уйлыйсыз? Шундый шыксыз, хәерче мәктәп сайлагансыз? Укытучы да шундый яшь, һичшиксез, аның балалар белән эшләү һәм белем бирү тәҗрибәсе дә юктыр әле, – дип гаҗәпләнүләрен белдерәләр.

- Укытучыны укучыларына карап таныйлар! - дип җавап кайтара аларга бабай.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836