#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ике шагыйрь – ике йолдыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

27-5Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәгендә өлкә татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы һәм үзәк хезмәткәрләре оештыруында икенче ел бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатларына багышланган “Ике шагыйрь – ике йолдыз” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтә.

“Быел бәйгедә районның татар авылларыннан, Яркәү районының Тархан авылыннан сабыйлардан алып 78 яшькә кадәрге шигырь яратучылар катнаштылар. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Яшьләренә карап төрле төркемнәргә бүлеп, алар арасында җиңүчеләр билгеләнде. “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов һәр катнашучыга рамкага алынган дипломнар, спонсорлар табып булдырган бүләкләрен, әзерләүче укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара “И туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Килүчеләр күп булды, киләсе ел бәйгесенә матур шигырьләр өйрәнеп куярга теләүчеләр дә бар иде. Һәркем бик канәгать калды. Әлеге традициягә әверелеп барган бәйге күңелләренә хуш килде, оештыручыларга зур рәхмәтләр генә ишетелеп торды”, - дип сөйләде сабыйларны алып килгән Калмаклар авылындагы балалар бакчасы тәрбиячесе Галия Хөснетдинова.

Шигырьләрне сәнгатьле итеп өйрәнү кешедә телгә мәхәббәт тудыра, тел байлыгын арттыра, сөйләм күнекмәсен үстерә. Әле аны сәхнәгә чыгып башкару театраль осталык та таләп итә, курку, дулкынлануны да җиңәргә булыша.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836