Август 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Агачларда көз хәбәрчесе – сары яфрак күренә башлады. Ләкин җәй әле үтмәгән! Тубылгы һәм ала миләүшәләр үз төсләрен дә җуймаган. Кырларда сары көнбагышлар, зәңгәр җитен чәчәкләре: берсе – алтын кояшны, икенчесе – җәйге күкне хәтерләтә.
Хәер, табигатьтә нинди генә төс юк! Як-якка очлы мыекларын тырпайтып, чикләвек тәлгәшләре саргая. Урманда кызыл һәм кара бөрлегәннәр өлгерә. Мүк җиләгенә дә алсулык йөгереп, чырай сыттырырлык әчкелтем тәм керә.
Августта кыр эшләре көчәя. Комбайнда, ындыр табагында олылар белән бергә малайлар, кызлар да эшли.
Кырда эш кызулыгы кимү белән көннәр дә сүрелә төшә. Кояш инде сүрәнрәк җылыта башлый. Күләгәдә эре чык бөртекләре кибә алмый. Чи салам исенә туфрак исе аралашып куя.
Ә төннәрен, бигрәк тә августның 9 ыннан 14 енә кадәр, күктә йолдыз яңгыры уйный. Еракта зәңгәр яшен яктысы – аҗаган кабына. Таң атканда суытканы сизелә. Бу салкын иртәләр көз аяк басканлыкны искә төшерә.
Көз якынлашканын кошлар, җәнлекләр дә сизә. Тиеннәр кызгылт йоннарын коеп, аны көлсуга алыштыру ягын карыйлар. Күп итеп запас җыялар. Чикләвекнең тапкан берен агач тамыры астына, агач куышына яшерә баралар.
Август ахырында көз белән җәй икесе бергә очраша. Күңелле җәй үз урынын алтын көзгә калдырырга җыена.
Гарәфи ХӘСӘНОВ