#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ипи кадере

последние и лучшие новости искусства в мире

Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Ни күзем белән күрим, каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр! Үзләре тарткалашалар, көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәң иде, Ибраһим, бөтен бер булка. Күңел өчен тешләп тә, кабып та карамаганнар!

Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм. Малай зур түгел, кечкенә, тугыз-ун яшендә булыр.

Кычкырмыйм, җикеренмим:

- Нигә булка белән уйныйсыз? – дим.

- Тубыбызны алып чыкмаган идек, - ди.

- Каян алдыгыз соң аны? – дим.

- Чүплектән, - ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.

- Улым, син яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? – дип сорыйм тегеннән.

Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

- Ахырдан мин аңа:

- Кара әле, улым, тыңла әле, менә нәрсә, - дим. – Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый. Ипи бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген тир агызып эшләп табалар. Беләсеңме, дөньяда аннан да кадерле нәрсә юк. Бер генә кеше дә иписез яши алмый, - дим.

Малай бер сүз дә әйтмәде, сүземне тыңлап торды да, мин рөхсәт иткәч, иптәшләре янына йөгерде. Малайлар шундук уеннарыннан туктадылар, нидер сөйләштеләр, миңа таба караштыргалап алдылар, аннары төрлесе төрле якка йөгерделәр...

Бераздан, көтмәгәндә, Хәлил абый миннән:

- Урак урганың бармы синең? – дип сорады.

Нигә сорый икән дип гаҗәпләнеп, башымны чайкадым:

- Юк, урырга туры килмәде. Без үскәндә, колхоз иде инде. Машина белән уралар иде.

- Ә минем урганым бар, - дип, ул миңа кулын сузды. – Чәнчә бармагымны күрәсеңме? Андагы яра эзләрен? Ә?.. Урак урганда киселгән эзләр алар. Җиде яшемдә урак ура башладым мин. Бер таңнан икенче таңгача уракта була идек. Беренче елларны әллә ни урдым дип мактана алмыйм. Шулай да әти белән әни үзләреннән калдырмыйлар иде. Эшкә күнегә торсын дип йөртүләре булган инде аларның.

Безнең әти-әниләр бик дөрес эшләгәннәр: безне хезмәткә, ипи кадерен белергә бик яшьли өйрәткәннәр. Моның өчен рәхмәт аларга! Бик зур рәхмәт!

Афзал ШАМОВТАН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836