* Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.
* Балтырган көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.
* Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр. Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.
* Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.
* Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.
* Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.
* Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.
* Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
* Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
Интернеттан.