Август 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
31 июль көнне Аслананың мәктәп стадионында авыл мәдәният йорты үзәге һәм “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы белән берлектә “Күңелле мәйдан” дип аталган бәйрәм үткәрделәр.
Бәйрәмне үзенең хәер-догалары белән Ялутор районы мөфтие Раил хәзрәт Мәхмүтов ачты. Котлау сүзләре белән Аслана хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин, Яңа Атьял мәктәбе директоры Фәридә Исхакова чыгыш ясадылар. Аслана мәдәният йорты хезмәткәрләре – Илчан Хөснетдинов, Мәрьям Төлкебаева, Миләүшә Яценович квест уен формасында Сабантуй оештырдылар.
Мәйданның төрле почмакларында төрле конкурслар, эстафеталар булды. Балалар күп баллар җыярга тырыштылар, кемнең баллы күбрәк – шул җиңүче. Ярышлар атмосферасы, көндәшлек рухы балаларда бик көчле соклану хисе тудырды. Бәйрәм һәркайсының күңеленә хуш килде.
Илчан ХӨСНЕТДИНОВ.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).