#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле балачак

последние и лучшие новости искусства в мире

Җәй башында туган авылым Түбән Тәүде районы, Киндерледә племянник-племянницаларымның, икедән туганнарымның, дусларымның төрле яшьтәге балаларына карап, хәзерге сабыйлар күмәкләшеп нинди уеннар уйнауларына игътибар иттем. Урамда да, өйдә дә иң яраткан уеннары “Качыш” икән. Берәү “гали” була, ул – эзләүче. Санамышларны 3-4 яшьлек сабыйлар да белә, 5 сангача исәплиләр дә әле. Зурларга кушылып алар да уйныйлар. 5-6 яшьлек малайларның иң яраткан уенчыклары – агачтан олылар ясап биргән мылтык. Кайбер ата-аналар балаларының өчәр сәгать планшет, телефон тотып утыруларына зарланалар. Ә шушы балаларның андый дәрәҗәдә интернет белән мавыгуларын күрмәдем. Ишек алдында чабышалар, кайдадыр менәләр, үрмәлиләр, туп тибәләр, самокатта, велосипедта йөриләр. Стадионга барып асфальтка төсле акбур белән рәсемнәр ясыйлар. Уйнап арсалар, өйгә кереп телевизордан “ Карусель” каналыннан мультфильм карыйлар. Балаларның вакытларын шулай уйнап уздыруларына сөендем.

Сабыйларның игътибарына интернеттан алынган кызыклы уен:

Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала – энә, икенчесе – җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836