Материалы

Күпкырлы сәләт ияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

45-8Рәсемдә: Тубыл тамашачысына бик тә таныш һәм бик тә сөйкемле булган нәни артистлар – Рузанна һәм Авид Тавлетбакиевлар. Алар белән без җәй көне узган “Искер җыен” фестивалендә таныштык. Нәфис сүз остасы бәйгесендә Рузанна җирле шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманованың “Изге Сүзге моңнары”, ә Авид “Без Күчем оныклары” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп 1 һәм 2 урыннар, шулай ук тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Татар телендә шигырьләр сөйләргә аларны әбиләре Зәкия апа Кәримова өйрәтә. Ә җыр-биюгә сәләтләрен шәһәр себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәре Динара Әбсәламова чарлый.

Әлеге фестивальдә абыйлы-сеңелле башкарган “Туган тел“ җырын да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Алар әле “Йолдызлар” ансамблендә дә җырлап бииләр. Авид сәхнәгә ялгызы да чыгып җырлый, ә Рузаннаның тамашачылар каршына абыйсыннан башка чыгарга әлегә батырчылыгы җитми. Аңа бит 5 яшь кенә әле. Ул шәһәрнең 7нче балалар бакчасына йөри. Ә абыйсы 9нчы мәктәпнең 3нче сыйныфында укый. Авид 5 яшеннән җырлый. Җырлау теләге анда әбисе белән Ринат Рәхмәтуллин концертына кергәннән соң барлыкка килә. Динара Илгиз кызы балаларының җыр-биюгә осталыкларын әбиләре - Зәкия апа һәм Уват районы, Өге авылында яшәүче Сабирә апа Маметовадан дип әйтә. Рузанна белән Авидка киләчәктә дә сөйкемлелекләренә күз тидермичә, киң кырлы сәләтләре белән тамашачыларны сөендереп, зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума