#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көтеп алган балалар Сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

27-8Тубыл шәһәренең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашында Сабантуй узды. Шәһәр мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов кунакларны котлап тыныч күк йөзе, имин тормыш, каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләде. Гореф-гадәт, йолаларыбызны саклаучы укучыларга, киләчәктә дә изге эшләрен дәвам итүләрен теләп, бәйрәмгә фатиха биреп, догаларын юллады. “Кояшкай” лагере балалары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасын тамашачылар яратып карадылар, үзләре дә теләп катнаштылар.

Сабантуйның нәни тамашачылары спорт ярышларында катнашып, уеннарда уйнап, призлар алдылар. Укытучылар оештырган аркан тарту, капчык сугышында һәм башка күңелле аттракционнарда уйнап, алар рәхәтләнеп ял иттеләр. Биредә 1нче мәктәп, лицей, балалар бакчаларыннан кунаклар катнаштылар. Аттракционнарны мәктәп укытучылары үткәрде, концерт программасын Тәнзилә Мортазина җырлар башкарып, матур алып барды. «Кояшкай» исемле лагерь җитәкчесе Нурилә Шамратова: ”Бездә йөздән артык укучы ял итте. Тыгыз элемтәдә шәһәр себер-татар мәдәният үзәге белән эшләдек. Экскурсияләргә, ”Табигатькә сәяхәт”, ”Осталар клубы”, ”Экология утраулары”, ”Рәсем ясыйбыз”, ”Хәтер утраулары”, “Талантлар эзлибез” дип аталган уеннарны мәктәптә үткәрдек. Бездә ял итүче балалар бик теләп “Абрамка паркы”на килеп, матур табигатьнең яңадан-яңа үзгәрешләренә карап, кошлар сайрауларына сокланып, тыңлап, күзәтү алып бардылар. Себер-татар мәдәният үзәгендә балалар өчен оештырылган программаларда катнаштык, шәһәрнең тарих һәм архитектура музеенда булдык. Июнь аенда безнең мәктәптә гөрләтеп Сабан туен үткәрү традициягә керде. Милли бәйрәмебезне балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшыралар. Сабан туенда башка мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан балалар, мәктәпләр каршында эшләүче җәйге ял лагерьларында ял итүчеләр киләләр. Милли бәйрәмебезнең традицияләре белән башка милләт балалары да таныша, бәйрәмдә актив катнашалар да”, - дип сөйләде. Зур әзерлек белән оештырылган балалар Сабан туе быел да матур үтте. Бу бәйрәм белән “Кояшкай” балаларны сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы йомгакланды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836