#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Капчык авызын чиш, бабай!

последние и лучшие новости искусства в мире

Ә безнең бабайлар Яңа елны ничек билгеләп үткәннәр? Яңа ел аларга карлар эреп, гөрләвекләр аккан чорда, 21 март көнне генә килгән дисәм, аптырап калырсызмы икән? Шаярта дип уйларсыз әле. Һич тә юк. Төрки халыклар Яңа елны язын, көн белән төн озынлыгы тигезләнгәч, көн озынлыгы төннән узып китәргә торган вакыттан башлап исәпләгәннәр. Яңа ел бәйрәме дә «Нәүрүз» (фарсыча «яңа көн» мәгънәсендә) дип аталган.

Нәүрүз бәйрәме көнне иртә таңнан урамга чыгып китәсең. Анда бүтән малайлар да җыелып өлгергән була. Барың бергә авыл башындагы иң кырый йортка барып керәсең. Бөтен йоласына туры китереп, керә-керешкә исәнлек-саулык сорашып, хуҗаларны бәйрәм белән котлыйсың. Болай гына да түгел, такмак белән. Берең:

Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Аш – сый көтеп торабыз,
дип такмаклый.

Икенче малай:

И, Иш бабай, Иш бабай,
Мич башыннан төш, бабай,
Капчык авызын чиш, бабай,
Бүләгеңне бир, бабай,
Нәүрүз мөбәрак булсын, – ди.

Ә өченчесе аның сүзен элеп ала:

Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә;
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә
Нәүрүз мөбарәк булсын – ди.

Шаянрак малайлар:

Исәнмесез, саумысыз,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
– дип, көлдереп тә алгалыйлар.

Хуҗалар шат: «Әйдәгез, түрдән узыгыз», - дип биеп кенә йөриләр. Өстәлгә нәүрүзчеләр өчен тәм-томнар да пешерелеп куелган. Хуҗа шуларны малайларга тарата. Күчтәнәч алгач, хуҗаларның да күңелен күрү кирәк бит инде. Тотынасың шунда төрле кызыклы такмазалар сибәргә, бәет әйтергә, һөнәр күрсәтергә. Йоланың бөтен рәвешен китереп үтәгәч, рәхмәт әйтеп, изге теләкләр белән чыгып китәсең. Шул рәвешчә бөтен авылны йөреп чыккач, бер төшкә җыелып, күчтәнәчләрне барлый башлыйсың: кемгә нәрсә биргәннәр. Китә сыйлашулар, уен-көлке, ыгы-зыгы... Кояш баегач кына өйгә кайтасың. Ул төнне күзне йомуга әллә нинди маҗаралы төшләр керә...

Рәшит ЯГЪФӘРОВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836