Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кыш килде, кар яуды. Тирә-юньдә барысы да ак әкияткә охшаган.
Кышны Кар бабайлардан башка күз алдына китерүе кыен. Кыш көне барлык ишегалларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында диярлек Кар бабайлары кунакта. Балалар да, өлкәннәр дә ярата торган карлы кунак алар.
Урамда матур шарфлы һәм башына чиләк кигән Кар бабайны каршы алу ничек яхшы һәм күңелле. Һәм менә бүген олы төркем балалары янына игелекле Кар бабай килде.
Күпме шатлык, күңел ачу алып килде ул үзе белән. Балалар кунак белән «Кар бөртекләре» уенын уйнадылар. «Туңдырам», «Кар белән коены тутыр» уеннарында алар җитезлекләрен, тизлекләрен күрсәттеләр. Балалар Кар бабай белән бергә төнлә безнең участокта калдырган җәнлекләрнең эзләрен эзләделәр. Кар бабай балаларны туннель аша узганда күрсәткән кыюлыклары өчен мактады.
Тания МОСТАЕВА, Төмән районы, Индрәй авылы
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)