#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кара диңгезгә сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел мин җәйге каникулымны бик кызыклы үткәрдем. Июнь аенда әти-әни һәм мин җиңел машинабызга утырып Россия буенча сәяхәт ясадык. Юлда кунакханәләрдә кунып, дүрт тәүлек дигәндә Анапага барып җиттек. Анапа – Кара диңгез буенда урнашкан кечкенә курорт шәһәре икән. Без килгәндә диңгез суы һәм һава торышы салкын иде, соңыннан җылынды. Бер көнне нык су коенасы килгәч, машинабызга утырып Краснодар краеның Тамань станицасына бардык. Анда диңгез суы җылы иде. Бөек рус шагыйре Михаил Лермонтовның музеена кердек. “Герой нашего времени” китабын укыганым бар. Китаптагы Таманьны күрүемә шатландым. Музей зур түгел, бер кечерәк өйдә урнашкан.

Анапага барганда Волгоградка кердек. Шәһәрне Идел елгасы буйлап 100 чакрымга сузылган, дип сөйләделәр. Монда әтиемнең дусты Дәүләт абый 2018 елда уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионаты өчен стадион төзи. Аның белән күрешкәннән соң Мамай курганына бардык. Мәһабәт, зур Ватан ана һәйкәленә карап сокландым, нинди уй кичергәнемне сүз белән генә әйтеп булмый. Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбыз искә төште, күздән яшь акты. Россиянең олылыгына, киңлегенә шаккатып бардым. “Чыннан да ай-хай зур безнең Ватан!” – дип хәйран калдым. Кырларның, урманнарның, далаларның иге-чиге юк. Күп шәһәрләрне күрдем, әмма Төмәннән дә матурракны, чистаракны очратмадым. Төмән – заманча төзекләндерелгән бай шәһәр. Мондый күркәм шәһәрдә яшәвемә җитәкчеләргә зур рәхмәт! Шуны әйтәм: ихлас күңелдән ял итү өчен бернинди Төркия, Кипр кирәкми, үзебезнең диңгезләребез дә бик шәп!

Ильяс СӘЙФУЛЛИН, 9 сыйныф укучысы, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836