#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кем теремкәйдә яши?

последние и лучшие новости искусства в мире

18-13Курчак театры – кечкенә тамашачыларга сәнгать чараларының бербөтен комплексы белән тәэсир итә. Курчак театры спектакльләрен күрсәткәндә нәфис сүз дә, күрсәтмәле образ да – курчак, матур декоратив күренеш тә, музыка да – җыр, музыка белән башкару кулланыла. Курчак театрын белеп куллану көндәлек эшчәнлектә зур ярдәм булып тора.

Балалар курчак театры спектакльләрен карарга бик яраталар. Ул аларга якын, аңлаешлы. Ләкин курчак театрына күңел ачу чарасы итеп кенә карарга кирәкми. Аның тәрбияви мәгънәсе бик мөһим.

Кечкенә балаларның тирә-юньгә мәхәббәте, характеры, кызыксынуы формалаша башлый. Нәкъ шушы яшьтә балаларга дуслык, яхшылык, дөреслек, хезмәт сөючәнлек мисалларын күрсәтү файдалы.

Курчак театрының шартлылыгы балаларга якын, алар аңа үзләренең уеннарында ияләшкәннәр. Шунлыктан балалар спектакльгә тиз кереп китәләр.

Күренешнең гадәти булмавы балаларны әкият дөньясына алып керә. Курчак театры балаларга зур шатлык кына түгел, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Укучы курчак театры персонажын бик теләп кулына ала һәм аның исеменнән үз уйларын сөйли. Курчак ярдәмендә ул үзенең борчуларын күрсәтә, аңлата. Курчак балаларны ике яклы әңгәмә алып барырга этәрә, бу үз чиратында диалогик сөйләмне үстерү өчен стимул булып тора.

Әкиятләрнең ритмлы, гади һәм җырга тартым теле (”яшәгән ди, булган ди”, “куянкай – озын колаккай”, “аю – камыт аяк”) әкиятләрне аңлауны җиңеләйтә, баланың сөйләм аппаратын күнектерә (әкиятне кычкырып сөйләгәндә). Бала рольгә керергә, сүзләрне интонация белән сөйләргә, персонажның характерын күрсәтергә өйрәнә.

10 апрель көнне безнең мәктәптә курчак театрының «Теремкәй» спектакленең премьерасы булды. Премьерага башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге укучылар чакырылган иде. Тамаша сайлап алынган музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Бу исә яшь тамашачыларга сәхнәдә барган атмосферага тагын да күбрәк төшенергә ярдәм итте. Әлбәттә, балалар бу рус халык әкиятен укыганнар, ләкин сәхнәдән үз күзләре белән күрү һәм аны туган телдә ишетү күпкә кызыграк. Тамашачыларга спектакль, курчак артистларының уены, декорацияләр ошады. Әкиятнең башыннан бирле балалар театрның тылсымлы атмосферасына сокланып чумдылар. Нурлы күзләр, киң елмаюлар, көчле алкышлар – болар барысы да балаларга ошады, дигән сүз. Артистларның бик яхшы уйнаулары беркемне дә битараф калдырмады. Балаларга сәнгатькә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә бу бик яхшы ысул

Азалия ГАБДРӘХИМОВА, Төмән районы, Муллаш урта
мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836