Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
(Әкият)
Борын-борын заманнарда Керпенең киеме энәле булмаган. Ул көнен дә, төнен дә, язын да, көзен дә шәп-шәрә йөргән. Әмма бер вакыйгадан соң Керпе өстендәге киемен үзгәртергә булган.
Беркөнне гөмбә җыеп кайтып килгәндә, соры Бүрегә тап булган ул. Ач бүре авызына чак кына эләкми калган. Әле ярый йомгак булып бөтерелгән дә таудан тәгәрәп төшеп киткән. Әмма барыбер явыз бүредән котыла алмаган мескенкәй, аның үткен тырнаклы тәпиенә килеп эләккән. Шулай да Бүре аны кабып йота алмаган. Керпене нәрсә коткарып калган дисезме? Чыршы ботакларыннан урман сукмагына коелган ылыс бөртекләре. Тәгәри-тәгәри качканда, Керпенең тәненә үткен ылыс энәләре ябышып калган икән. Менә шул энәләре белән кабып йотмакчы булган аны бүре. Авызына эләгү белән, бик үткен бер ылыс энәсе Бүренең иренен ярып кереп китмәсенме? Авыртуга түзә алмыйча, Бүре Керпене кире төкереп чыгарган да, авыз-борынын тотып, ухылдый-ухылдый, урман эченә кереп киткән.
Бу Керпе бик зиһенле икән. Ылыс энәсенең файдасын шунда ук төшенеп алган. Төшенгән дә, иң каты, иң үткен ылыс энәләрен сайлап, тәненә беркетеп чыккан. Шул көннән башлап Керпе явыз Бүредән дә, хәтта хәйләкәр Төлкедән дә курыкмый башлаган.
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.