#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кешеләргә шатлык бүләк итү

последние и лучшие новости искусства в мире

14-13Ил тарихы яисә теләсә кайсы почмагы аерым гражданнарның язмышыннан оеша. Мондый кешеләр бар: бер данлыклы ачыш ясап, шунда ук бөтен дөньяга танылалар. Ә барлык гомерләрен яраткан хезмәтләренә багышлап, үзләренең районнарының, авылларының үсешенә зур өлеш керткән, әмма аз билгеле булып калучылар да бар.

Шундыйларның берсе – Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәүче хезмәт фронты катнашучысы, “Октябрь революциясе” ордены кавалеры, күп буын механизаторларына укытучы-остаз Мотыйгулла Гибадулла улы Гыйсмәтуллин.

Ул авылдашлары өчен зур үрнәк. Киндерледә, кем ул Мотыйгулла абый, дип кемнән генә сорама, шәп тимерче, оста механизатор, дип җавап бирәчәкләр.

1929 елда Себергә казан татарларының массалы күченүе башлангач, яшь гаилә – Гибадулла һәм Васифа Гыйсмәтуллиннар Киндерленең Үзәк урамында тузган “избушка”да төпләнәләр. 1930 елны беренче балалары – Мотыйгулла туа. Әтисе тимерче булып эшли. Сугыш алды балачагы ул вакыттагы башка малайларныкы шикелле артык бай түгел, әмма кызыклы үтә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була, 4 сыйныфны тәмамлап өлгерә. Укуын дәвам итәргә уйлый, ләкин сугыш бөтен хыялын, өметен шунда ук юк итә.

1942 елда әтисе үлә, Мотыйгулла өчен хезмәт еллары башлана. 12 яшендә тәҗрибәле тимерче Мәүлетай Умбитовка ярдәмче - чүкеш сугучы булып эшкә килә.

Мәүлетай ага карт тимерче була. Бик карт булуына карамастан, эшләргә: тырманы, сабанны, чапкычны, чәчкечне ремонтларга кирәк. Карт тимерчедән башка боларны кем башкарсын? Нәкъ менә кечерәк буйлы, ләкин нык гәүдәле, чыдам Мотыйгулланы аңа беркетәләр дә инде. Карт тимерче аз сөйләшсә дә, мәрхәмәтле була, егеткә кәсепне намус белән өйрәтә: ничек тимер коярга, болтларны кисәргә, тырмага тешләр ясарга, дөрес итеп атны дугаларга (ковка) һәм башкасы.

“Сизәм, егет, миңа яшәргә күп калмады, бик арыдым, ә сугыш һаман бетми. Үлсәм боларны кем ремонтлар, атларны кем дугалар? Бәла булачак. Шуңа күрә мин исән чакта өйрән, төшен, курыкма, нәрсә-ничек, сора”, - дип Мәүлетай бабай берничә тапкыр ярдәмчесенең исенә төшерә. Мотыйгулла сорый, төшенә, 2 ел шулай тәҗрибәле тимерче белән эшли. Сугыш тәмамлануга бер елга якын вакыт калгач, Мәүлетай ага вафат була, егет үзе генә кала.

Ул карт тимерчене дулкынланып, рәхмәтләр әйтеп искә төшерә: “Мәүлетай бабай шикелле кешеләр сугышны олы яшьләрендә каршы алганнар, ләкин Җиңүне тизләтү өчен гомерләренең соңгы көннәренәчә эшләгәннәр, тәҗрибәләрен безгә, бала-чагага тапшырганнар. Алар турында истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланырга тиеш. Аларга да һәйкәл куярга кирәк”, - дип сөйләде Мотыйгулла Гибадулла улы.

Сугыш вакытында авыр балалар хезмәте күрсәткәне өчен Мотыйгулла Гыйсмәтуллин “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

1953 елгача Мотыйгулла абый тимерче булып хезмәт итә, аннан соң тракторчыга укып чыга. 1959 елны трактор бригадасы бригадиры була. 1984 елны социаль ярышларда уңышларга ирешүе өчен Халык хуҗалыклары казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) алтын медале белән бүләкләнә.

Мотыйгулла абыйдан: “Сез бәхетле кешеме?” - дип сорасалар, ул икеләнмичә: “Әйе”, - дип җавап бирә. Кәлимә апа белән 69 ел тату яшиләр, 5 бала тәрбияләделәр. Ул үзенең иң югары казанышын 90 яшькә җитеп, кешеләргә файда, шатлык китерә алуы дип исәпли.

Реналь ӘСӘДУЛЛИН, Түбән Тәүде районы,
Киндерле урта мәктәбе укучысы.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836