#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәйләкәр әтәч

последние и лучшие новости искусства в мире

Борын-борын заманда бик матур, батыр бер әтәч булган. Әтәч бервакыт урамда йөргәндә алтын балдак таба да, муенына кия. Моны бер бай күреп: “Алтын балдагыңны бер атнага миңа биреп тор, мин сиңа тары бирәмен”, - ди. Әтәч тиз күнә. Байга бер атнага балдакны биреп, тары алып кайтып китә.

Бер атна үткәч, әтәч байдан барып балдакны сорый, ә бай бирмичә куып  җибәрә. Әтәч ике көн үткәч, бай янына тагын бармакчы була. Бара торгач, әтәчкә бер зур аю очрый. 

- Әтәч, кая барасың? – ди аю.

- Мин байга алтын балдагымны сорарга барам, - ди әтәч.

- Мин дә барыйм әле, - ди аю.

- Әйдә, кер эчкә, - ди әтәч.

Аю әтәчнең авызыннан эченә керә. Тагын китә әтәч. Бара торгач, моңа бүре очрый. Шулай сөйләшкәннең соңында, бүре дә әтәч эченә керә. Әтәч тагын үз юлына китә. Шуннан әтәчкә төлке очрый. Төлке дә әтәч белән сөйләшеп, шулай ук әтәчнең эченә керә. Байга барып җиткәч, әтәч капка башына менә дә: “Бай абый алтын балдакны бир!” – дип берничә мәртәбә кычкыра. Бай хезмәтчеләренә  әтәчне тотарга куша. Әтәчне тоткач, атлар тибеп үтерсеннәр дип, аны атлар абзарына ябалар. Абзарга ябу белән әтәч: “Аю, эчтән чык”, - ди. Аю чыгып бөтен атларны үтерә дә, яңадан әтәчнең эченә керә. Икенче көнне казлар талап үтерсеннәр дип, әтәчне казлар янына ябалар. Абзарга ябу белән әтәч: “Төлке, чык эчтән!” – ди. Төлке әтәч эченнән чыгып, бөтен казларны ашап бетерә дә, әтәч эченә керә. Болай да булмагач, өченче көндә әтәчне сарыклар, тәкәләр абзарына ябалар. Әтәчнең эченнән бүре чыгып, бөтен сарыкларны буып үтерә. “Инде болай булмый икән!” – дип әтәчне дүртенче көнне коега ташлыйлар. Коега төшү белән әтәч: “Су, кер эчкә!” – ди. Коедагы бөтен су әтәч эченә кереп бетә. Әтәч үлми кала. Бишенче көнне, янып үлсен, дип мичкә ягалар. Әтәч мичкә керү белән: ”Су, чык эчтән”, - ди. Бөтен кое суы эченнән чыгып, кайный торган казанны суындыра. Су казаннан ташып, учакка кереп учакны сүндерә. Шуннан соң әтәч: “Аю, бүре, төлке чыгыгыз эчтән”, - ди. Болар байны кыйнап үтерәләр. Балдакны, байның бөтен малын алып кайтып китәләр. “Менә, алтын балдакка кызыксаң шулай була ул”, - ди әтәч.

Татар халык әкиятен Әмир ЮСКАЕВ тәкъдим итте.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836