Март 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күптән түгел Төмәннең 123нче балалар бакчасында “Халык кәсепләре” дигән тематик атна үткәрелде. “Чәчәкләр” мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Рамилә Апшанова 6 яшьлек Данил Калиевның әбисе Гөлнара Гобәйдуллина белән балаларны татар мәдәниятенең үзенчәлеге, халкының йолалары, кәсепләре белән таныштырдылар. Сабыйлар кызыксынып мини-музей экспонатларын карадылар, яулыкларны, кәләпүшләрне киделәр, бизәкле әйберләргә, аяк киемнәренә карап сокландылар. Гөлнара Хәмит кызы чәй эчү йоласын күрсәтте.
Традициягә әверелгән Сабантуй бәйрәме турында сөйләгәннән соң, малайлар ат чабышы оештырдылар. Балалар Данилның әбиенә төрле сораулар бирделәр, татарларның йортлары, милли ашлары һәм башкасы белән кызыксындылар. Мондый очрашулар Россиядә яшәүче халыкларның традицияләренә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбиялиләр.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.