Материалы

Халык календареннан

последние и лучшие новости искусства в мире

* 1 мартта (хәзергечә 13ендә) кояшлы көн булып, һава тын торса, яз яхшы килер, җәй буена һава яхшы торып, һәртөрле ашлыклар уңар.

* Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

* Март башында чыпчык эчәрлек су булса, ел яхшы килер.

* Яз иртә килсә, ашлык уңар.

* 1 мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

* Кара карга килгәч, җиргә төшсә, яз кыска килер; ояга төшсә, яз озын килер.

* Кар кояш белән китсә, бодай уңар.

* Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын (биек) булыр, әгәр кыска булса, ашлык кыска булыр.

* Язгы ташкын шәп булса, иген уңар.

* Елгаларда боз төнлә китсә, ашлык уңар.

* Елгаларда яз көне боз тиз арчылса да, ашлык яхшы уңар.

* Аккош иртә килсә, яз начар килер, озак торыр; салкын булыр, кар тиз китмәс.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума