#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кичке трамвай

последние и лучшие новости искусства в мире

40-14(Әкият)

Вагон депосының ерак тузанлы почмагында тутык рельсларда иске Трамвай торды. Ул урамнар буйлап йөргәндә якты буяулар белән буялып, күңелле кыңгыраулар чыңлаткан үзенең кире кайтарып булмас яшьлеген искә төшерде.

Әмма вакыт җитте, депода яңа трамвайлар барлыкка килде, ә аны ялгызлыкта картлыкны көтәр өчен тупикка керттеләр.

Еш кына иске Трамвай үз язмышына зарланып, авыр көрсенде.

- Кайчандыр мин урамнар буйлап йөрдем һәм тукталышларда көткән пассажирларны йөрттем. Мин көн саен алардан ах, күпме кызыклы һәм искиткеч вакыйгалар белдем. Менә бу тормыш иде. Ә хәзер мин беркемгә дә кирәк түгел.

Бер-бер артлы көн артыннан төн узды. Трамвай моңланды. Тик бервакыт, җылы җәйге төндә ул яшерен генә деподан чыгып, йоклаган шәһәр урамнары буйлап йөрде.

Кинәт алда ялгыз җәяүле күренде. “Каядыр тоткарланган һәм хәзер өйгә җәяү килә торган пассажирдыр, мөгаен», - дип уйлады Трамвай.

Ул җәяүлене куып җитте һәм тыныч кына шалтыратып, ишек ачты.

- Менә бу сюрприз! – дип җәяүле сөенде.

Ул рәхмәт сүзләре белән утыргычка утырды, ә вагон алга таба тәгәрәде. Төн буе Трамвай үтеп баручыларны җыеп, өйләренә алып китте, ә таң алдыннан депога кайтты.

Икенче төндә барысы да кабатланды, ә аннары тагын да дәвам итте...

Тиздән шәһәр халкы төнге трамвай турында белде. Ул һичнинди һава торышына карамый - деподан чыгып иртәнгә кадәр җырлап эшләде. Бервакыт, төнге трамвай турында җитди начальник белде.

- Ничек шулай?! Төнлә урамнар буйлап йөрергә һәм шау-шу куптарырга кем рөхсәт итте?! – дип ачуланды ул.

- Кичекмәстән бу “безобразиене” туктатырга!

Иске Трамвайның тәгәрмәчләрен сүттеләр, ул ярдәмсез почмакта ятты. Икенче көн дә шулай үтте. Ә өченче көнне начальник янына кешеләр килеп сораштылар.

- Ни өчен трамвай йөрүдән туктады?

- Чөнки төнлә йөрергә түгел, ә йокларга кирәк! Трамвай ватылган, – дип җавап бирде начальник.

- Әйдәгез, без аны ремонтлыйбыз һәм буйыйбыз, дип тәкъдим ясадылар кешеләр.

Берничә көннән соң Трамвайны танып булмады. Ул чиста пыялалары белән балкыды, буялган яннары кояш нурларын чагылдырды.

Шул вакыттан соң төнлә шәһәр урамнары буйлап, тыныч кына иске Трамвай йөри.

Анатолий ВАЛЕВСКИЙ
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836