Материалы

Киемеңә тап төшсә...

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзебезнең яисә башкаларның саксызлыгы аркасында киемгә тап утырту булгалый торган хәл. Тапны бетерү өчен иң беренче юл – сабынлы җылы су белән юу.

Иң элек, әлбәттә, щетка белән әйберне тузаннан арындыралар. Таплы урын астына чиста чүпрәккә төрелгән такта кисәге куялар. Төсле тукымага тигән тап булса, башта шул тукыманың кечкенә кисәген алып, төсе уңу-уңмавын сынап карау яхшы.

Бензин, ацетон кебек чистарткычлар кулланганда сак эш итәргә, шырпы сызмаска кирәк.

Яңа гына тамган кара табын сыегайтылган нашатырь спиртына чәй содасы (1 стакан суга 1-2 бал кашыгы) салып чистартырга мөмкин. Яисә мамык кисәген валерианка белән чылатып, таплы урынны ышкыйлар һәм сабынлы җылы су белән юып алалар.

Май тапларын бензин, скипидар, ацетон белән бетерәләр. Тап кырыйларында кайма калмасын өчен кырыйдан уртага таба чистартып барырга һәм берничә катлы киптергеч аша (промокашка) җылымса үтүк белән бастырырга кирәк.

Майлы буяу табын (яңа тигән булса) скипидар яки ацетонга манчылган мамык белән чылаталар, аннан соң тап беткәнче нашатырь спирты белән чистарталар. Иске буяу табын башта скипидар белән йомшартырга, аннары күп итеп чәй содасы салынган су белән чистартырга һәм җылы су белән юарга кирәк.

Яңа тигән үлән тапларын әз генә нашатырь спирты кушылган сабынлы җылы су белән юып бетерергә мөмкин.

Җиләк-җимеш тапларын кайнар су белән дә бетереп була. Юганчы әйбернең таплы урынын берничә минут кайнар суда тотарга кирәк. Искерәк тапларны лимон кислотасы (1 стакан суга 2 грамм) белән бетерәләр.

Балык, сөт, консерв һәм соус тапларын башта сабынлы су, аннары чиста җылы су белән юарга киңәш итәләр. Иске тапларны глицеринга манчып алынган мамык белән чылатасың да берникадәр вакыттан соң җылы су белән чайкап куясың.

(“Балалар календаре”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума