Материалы

“Кырым язы” турында класстан тыш чара

последние и лучшие новости искусства в мире

14-14Кырым 2014 нче елда Россия Федерациясе составына керде. Илебездә “Кырым язы”на багышлап мәдәни чаралар, концертлар, фестивальләр үткәрү, мәктәпләрдә класстан тыш чаралар оештыру традициягә әверелде.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә “Кырым язы” темасына 4 сыйныфта класстан тыш чара тарихка сәяхәт формасында оештырылды. Тәҗрибәле укытучы, класс җитәкчесе Гөлшат Дәүләтбаева укучылар белән эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Бу класста укучы рус, татар, башкорт милләте балалары викторинада катнашып, укытучының сорауларына тулы җаваплар биреп, илебезнең тарихын белүләрен күрсәттеләр.

Укучылар Кырымда нинди шәһәрләр барлыгын, кайда нинди һәйкәлләр куелганы турында белгәннәрен сөйләделәр. Гөлшат Зиннәтулла кызы экраннан әзерләнгән фото презентация белән таныштырып, балаларга аңлаешлы, мәгълүматны мавыктыргыч итеп бирде. Укытучы балаларга Бөек Ватан сугышында Кырым җире өчен һәлак булганнарга, легендар Севастопольдә куелган һәйкәлләр белән таныштырды.

Кырым белән Севастопольнең Россиягә керүенә багышланган бөтен Россия акциясе кысаларында узган чарада балалар шигырьләр сөйләделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Укытучының күрсәткән рәсемнәре буенча балалар анализ ясый белгәннәрен дә күзәттек. Төрле милләтләр укыган класста укучылар тату, дус, тәртипле, кызыксынучан. Кунаклар методик кулланмаларга бай булган класстан тыш чарада укытучы укучыларына патриотик рухта тәрбия бирүен, укучыларны кызыксындыра алганын күрде.

Гөлшат Зиннәтулла кызының классын, укучыларны татар теле әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова да гел мактап сөйли, класс җитәкчеләренә рәхмәтләр әйтә. Бу класста күпчелек укучылар татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәләр. Гөлшат Дәүләтбаева оештырган класстан тыш чаралар да күңелле, эчтәлекле, балалар өчен файдалы үткәрелә. Илебезнең киләчәге укытучылар кулында дип дөрес әйтәләр. 33 ел укытучы һөнәрен, үзенең эшен, укучыларын яратып эшләгән, тирән белем һәм тәрбия биргән Гөлшат Зиннәтулла кызына киләчәктә дә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума