Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кырмыска һәм танк

последние и лучшие новости искусства в мире

(Әкият)

Җир йөзендә Танк исемле тимер җанвар яшәгән. Эчендә ике аяклы, ике куллы җаны да булган. Ул үзенең көч-гайрәте белән бөтен дөньяны дер селкетеп торган. Очлы борыныннан ут өрдереп, үләннәрне, агачларны көйдергән, кара җирне актарып, игеннәргә, мал-туарга, кешеләргә зур зыян салган.

Бервакыт бу тимер җанвар каршына нәни генә Кырмыска чыккан. Алар бер-берсенә юл бирми торалар икән. Әлбәттә инде, Танк шунда ук гайрәт чәчә башлаган:

- Бар, олак моннан, югыйсә мин сине күз ачып йомганчы юк итәчәкмен! – дигән. Маңгаендагы сыңар күзен йомгалап куйган.

Ләкин Кырмысканы җиңел генә куркытырмын димә. Нәни генә булса да, бик батыр икән бу җан бөртеге.

- Юк, үзең юл бир. Мин эш белән ашыгам, ә син җиргә, анда яшәүче җан ияләренә афәт, бәла китерүдән башканы белмисең... Кит тизрәк, бик ашыгам мин... – дигән.

Танкның хәтәр ачуы чыккан. Ул үз эчендәге утка төелеп, калтыранып ыңгырашкан. Кырмысканы изеп-сытып китмәкче булган. Әмма, ни хикмәт, күпме генә пыран-зыран килеп әйләнсә дә, Кырмысканы һаман изеп-сытып китә алмаган. Чөнки Кырмыска бик кечкенә булган. Танкның җыерчыклы табаннары күпме генә таптаса да, Кырмыска качып калырлык ярык табылып тора икән.

Арып-алҗып, эчендәге мае бетеп, Танк туктап калган. Кырмыска аның каршына сикереп төшкән дә:

- Йә, кем көчле соң? Яхшы чакта кит моннан, юкса... – дип кычкырган.

Танкның тәмам түземлеге беткән. Ул Кырмыска өстенә утлы кургаш ата башлаган. Бу юлы да Кырмыскага берни булмаган. Чөнки ул җирдән кубарылган балчык белән күккә күтәрелә икән дә кабат йомшак туфракка төшеп ята икән.

Танк тәмам шашкан. Ә Кырмыска танк өстенә үрмәләп менгән дә, аның кысык күзеннән кереп, эчтәге җанының иң нечкә җиренә тешләрен батырган...Танк тирән чокырга тәгәрәп, терелә алмаслык булып имгәнгән һәм тузан-туфрак белән күмелгән.

Ә Кырмыска, ашыга-ашыга үз юлына китеп барган.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836