Материалы

Кыш ачуланды

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, урманнарны кар басты, ачы суыклар алып килде.

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе тирән оясына кереп ятты. Ә йорт хайваннары, җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап, яши бирделәр.

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да килеп җитте: күлләр, елгалар өстен боз белән каплады. Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле дип уйлады. Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек һәм стеналарны шакыды, салкыннан бүрәнәләр шартлады. Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек һәм бияләйләрен киеп, эшкә киттеләр.

Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды: бала-чага чана шуып, кыш бабай ясап уйнады.

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый. Ул зәһәрләнеп елый.

Константин УШИНСКИЙДАН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума