Материалы

“Коръәнне укы, иманыңны ныгыт!”

последние и лучшие новости искусства в мире

6-6Төмән өлкәсе мөселманнары дини идарәсендә дәресләргә йөрүче өлкәннәр һәм балалар өчен “ Коръәнне укы, иманыңны ныгыт!” исемле Коръән китабы турында бәйге үткәрелде. Балалар әниләре, әбиләре белән килделәр, арада бер-ике бабай, әти дә бар иде. Бүлмә тутырып халыкның күп булуы шатлыклы вакыйга булды. Сабыйлар: Әминә Рәсулова, Мәликә Мойдинова, Зарифа Алиева, Әминә Юсупова, Мәрьям Ботмотова, Минтимер Нәфыйков, Арслан Мортазин, Сәлсәбил Юсупова, Тимур Әлмөхәммәтов, Әминә, Әмир, Юлдашевлар катнаштылар.

Тактага “Коръәнне укы, иманыңны ныгыт!” дип язылган, стенага дөньяның күренекле шәхесләренә багышланган стенд эленгән. Анда бөек рус шагыйре Александр Пушкин да шигыре белән урын алган. Киштәдә төрле илләрдә бастырылган Коръән китабыннан күргәзмә ясалган.

Чара башланыр алдыннан мөгаллимә Шәрифә Бабаева шәкертләрнең белемнәрен, әзерлекләрен тикшерде: Коръән сурәләрен, пәйгамбәрләрне сорады, олылар да, балалар да бик теләп җавап кайтардылар.

Конкурсны Искәндәр хәзрәт Юсупов алып барды, Динар хәзрәт Нәфыйков, мөгаллимә Әнисә Юсупова аңа ярдәм иттеләр. Аны Искәндәр хәзрәт Коръән сурәсе, вәгазь белән башлады. Менә, уртага сабый шәкертләр – Минтимер белән Әмирне чакырды. Алар моңлы тавышлары белән Коръән сурәсен укыдылар. Зур кунак - Сурия Гарәб Республикасыннан килгән Төмән дәүләт университетында белем алучы егет – Мөхәммәт Накраш гарәб телендә сәнгатьле итеп Коръән, Аллаһы Тәгалә турында шигырь (писание) сөйләде, аеруча балаларга мөрәҗәгать итте, Динар хәзрәт рус теленә тәрҗәмә ясап торды.

Сабыйлар уртага түгәрәк ясап бастылар һәм һәрберсе көчле тавышлары белән аятьләрдән өзекләр сөйләделәр. Әнисә ханым:

- Сабыйлар, без бүген лабораториядә, фәнни тәҗрибә ясыйк. Менә кулымда берничә илдә бастырылган Коръән китабы. Әйдәгез, һәрберсеннән “Бәкара” сурәсенең ничек башлануын карыйбыз, - дип балаларга китапларны бирде. Алар һәрберсен карап, барчасында да бертигез башлануын әйттеләр.

Рафаэль абый Гадеев шәкертләрне Александр Пушкинның “Подражание Корану” шигыре белән таныштырды. Өлкәннәр өчен дә сынаулар үткәрелде. Түбәтәйгә җирәбә салынган иде, берешәр алып, язылган сорауларга җаваплар бирделәр. Бәйге бик кызыклы, эчтәлекле узды. Сабыйлар аеруча актив катнаштылар. Һичкем бүләксез калмады, чәй өстәле артында сыйланып таралыштылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума