Материалы

Кошларга ярдәм итик

последние и лучшие новости искусства в мире

49-12Урман кышын да әкияттәге кебек сихри ул. Чү, кайдадыр якында тук-тук иткән тавыш ишетелә. Урман докторы – тукран түгелме соң бу? Күлмәгенә кара, кызыл бизәкләр төшкән, ак таплары да бар. Агач кәүсәсе буйлап йөгереп менә дә, без кебек томшыгы белән корт чүпли. Әнә, янәшәдә утырган наратка бер пар чукыр килеп кунды. Уттай янып торган кып-кызылы – атасы, саргылт-яшел төстәгесе анасы иде. Томшык очлары ике якка аерылып тора. Үзара “клә-клә” дип сөйләшәләр. Нарат-чыршы күркәләре мул елны январь-февраль айларында безнең якларда да бала чыгаралар. Алан тирәсендәге каеннарда төркем-төркем булып көртлекләр утыра. Алар каен бөреләрен һәм алкаларын яратып ашыйлар. Төнгә кар астына кереп яшеренәләр.

Песнәкләр кышын каралты-кура тирәсендә яшиләр. Кайберләре урманда, ботактан ботакка сикереп, азык эзләп көн үткәрә.

Әйе, кошларга кышын җиңел түгел. Аларның бик күбесе салкында ачтан һәлак була. Мондый чакта кошларга ярдәм итәргә: көздән оялар ясарга, йорт тирәләренә җимлекләр элеп куярга кирәк.

Касыйм ТӘХАУдән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума