Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә үткән «Киндерле авылы – шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның туган җире» исемле өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында Киндерле мәктәбе укытучысы Альбина Әхтәриева, тәрбияче Зиләфрүз Фазлуллина балалар белән «Әйлән-бәйлән» исемле концерт куйдылар. Концерт бик шәп булды. Балалар биеделәр - җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Белем йорты каршында эшләүче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тезелеп басып, «Куянкай» җырын җырладылар. Нәниләрнең гүзәл милли костюмнары бигрәк үзләренә килешле. Авылдашлары чыгышларын зур алкышларга күмделәр.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА