Июль 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Латыйфа Мәмәтова Татарстанның «Милләтебез хәзинәләре» профильле балаларны сәламәтләндерү җәйге лагерьдан ял итеп кайтты. Сменаны оештыручылар – «Идел» яшьләр үзәге, татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы.
Быел да «Идел» лагеренда илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максаты белән балаларны сәламәтләндерү сменасы ачыла.
Лагерьда илебезнең 16 төбәгеннән 180 бала ял иткән. Беренче мәртәбә лагерьда булган Латыйфа Мәмәтова: “Балалар өчен татар теле дәресләре, мастер класслар үткәрелде. Вожатыйлар журналистика, вокал, хореография, кул эшләре, рәсем, тарих, астрономия буенча смена дәвамында квест, монополия, күңелле уеннар, мастер-класслар оештырдылар. Миңа лагерьда бик ошады. Без һәр кич җыелышып ничек көн узганын сөйләдек. Мин рәсем ясау буенча мастер класска йөредем. Бию буенча, татар язучыларының иҗаты темасына квестлар кызыклы узды. Безнең төркемнең вожатыйлары Гөлнур апа Зиннәтуллина белән Гүзәл апа Шәрипова балалар белән татарча сөйләштеләр. Көн дәвамында без ике телдә аралаштык. Безнең лагерьның гимны бар иде. «Татарлар килә» җырын бөтенебез кушылып җырладык. «Татлы аюлар» дип аталган безнең отряд төрле чараларда актив катнаштылар. Мин Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен сөйләдем”, - дип җәйге ялы турында сөйләде.
Лагерьда балалар татар мифологиясе белән танышканнар, квестларда, мәсәлән, хан хәзинәләрен эзләгәннәр.
Татар мохитендә булып, күңелле һәм файдалы ял итеп кайткан Латыйфа мөмкинлек булса, әле тагын барыр идем дип фикерләре белән уртаклашты. Гөлнур Зиннәтуллина: “Ике мәртәбә Казанга экскурсиягә бардык. Балалар Габдулла Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тарихы чагылдырылган “Кәҗүл читек» спектаклен карадылар.
Быел вожатыйлар составы бик яхшы, уңышлы булды, яртысыннан артыгы бала чагында бу лагерьда ял иткәннәр.
Матур, сокландыргыч табигатьле урында урнашкан лагерьда балаларның төрле яктан файдалы яллары күңелләрендә уңай хатирәләр калдырды дип ышанам”, - диде.
Римма УМИТБАЕВА