Материалы

Мәчеттә җәйге ял оештырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

27-10Ялутор шәһәре мәчетендә 3 июньнән 28 июньгә кадәр мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге ял дәресләре узды. Монда Ислам һәм әхлак нигезләре, гарәп теле, билгеле кешеләр белән очрашулар, аралашу, уеннар, мастер-класслар һәм башкалар үткәрелде. Балалар өчен татар халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, ата-бабаларыбызның теле турында да әңгәмәләр булды.

- Бу җәйге мәйданчык “Благосфера” гаилә проекты кысаларында алып барыла, - дип сөйләде аның оештыручысы Гөлнара Мәхмүтова. – Быел дәресләргә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 65 кеше йөрде.

Мәчетебезнең имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов белән төзегән программабыз 5 өлештән тора: беренчесе – төп дәресләр - ислам нигезләрен, әхлакый тәрбия, гарәп, татар телләрен өйрәнүне үз эченә алган. Икенче блок шәхси куркынычсызлык нигезләренә багышлана. Монда идеологик, юридик, экономик, политик, психологик, медицина, физик, интернеттагы куркынычсызлыклар турында белгечләр белән сөйләшүләр, шәһәр администрациясенең гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге башлыгы, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча өлкән инспектор, район электр челтәре мастеры, юл-ремонт төзелеш идарәсе прорабы белән очрашулар планлаштырылган иде.

3 өлештә уңышка ирешкән кешеләр тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Төркиядән килгән Хөсәен әфәнде төрек теле, мәдәнияте, тарихы, истәлекле урыннарны кызыклы итеп тасвирлап бирде.

4 өлеш татар халкының көнкүреше, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен эченә алган. Барлык дәресләр дә Зөһрә Кожевникова җитәкчелегендә милләтләр мәдәниятләре үзәгендә үттеләр.

5 өлешкә мастер-класслар, урамда спорт, өстәл уеннары, интеллектуаль дәресләр һәм башка чаралар керде. Кызлар яулык бәйләргә, татар әбиләреннән милли ашлар әзерләргә өйрәнделәр. Бергәләшеп Ураза бәйрәмен уздырдык. Шәһәр депутатлары бүләк иткән балалар уен мәйданчыгы алар күңеленә хуш килде.

Балаларны Раил хәзрәт бабаларыбыз теле, татар халкының иске китаплары, андагы иске татар теле белән дә таныштырды.

Ялуторда әлеге мәйданчыкка балалар бик теләп йөриләр. Ул инде 14 нче ел оештырылган. Вайбердагы махсус төркемдә әниләр рәхмәтләрен белдерәләр. “Безнең балабыз беренче ел гына йөри. Аның өчен барысы да кызыклы, барысы да яңа, күпне өйрәнә. Шундый ял оештыруыгызга чиксез рәхмәт сезгә. Без бик канәгать”, - дип яза бер әни. “Минем балам иртән үзе уянып, мәчеткә йөгерә. Раил абый һәм Гөлнара апага зур рәхмәт”, - дигән икенчесе. Чынлап та, шулкадәр зур, файдалы программа белән лагерьлар бармы икән тагын?! Сабыеңның ялын шулай дөрес үткәрү әти-әнигә нинди ярдәм дә бит әле.

Бәхетле бу балалар: ислам белән бергә тормышта саклану чараларын да белеп, төрле һөнәрләргә өйрәнеп, күпме яңалык ишетеп ял итәләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума