#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәңге үлмәс Муса

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8Февральдә Тубыл шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, мәдәният йортларында татар халкының мәңге онытылмас улы - Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган конкурслар, кичәләр, очрашулар үткәрелде. Шулар арасында Ворогушино 9 еллык мәктәбендә эчтәлекле кичәгә чакырулары буенча Тубылда күренекле шәхес – педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков һәм мин, РФ атказанган укытучысы, катнашып кайттык. Кичәдә укытучы һәм укучыларны кызыксындырганы – Клим Солтан улының үзе язган “Муса Җәлил көрәштәше – Себер егете Сәлим Аникин турында истәлекләр” (2013) китабы буенча чыгышы булды.

Мин Татар Вагае мәктәбендә 18 ел эшләү дәверендә Сәлим Аникин гаиләсе һәм үзе белән (1961-1979 еллар) бер урамда яшәдем. 4 өй аша гына бер авылда яшәгән укытучы буларак, С.Аникин турында хатирәләрем белән уртаклаштым. Мәктәптә рус һәм татар балалары бергә укыгач, рус телендә генә сөйләргә туры килде. Шунысы кызганыч, үз татарың турында туган телдә генә сөйлисе килә шул. Очрашу барышында укучыларның күпчелеге Муса шигырьләрен татарча сөйләделәр. Милана Муратова (6 класс) “Яшь ана”, Аделина Муратова (4 класс), Альфред Галиуллин (4 класс) “Сәгать”, Ирина Шәрәфетдинова (5 класс) “Дустыма бүләк” шигырьләрен, Радик Абдразаков (9 класс) Муса ролендә халкына шагыйрьнең мөрәҗәгатен башкарды һәм башкалар катнашты. Алар арасында иң сокландырганы Ләйсән Гарифуллинаның “Сандугач һәм чишмә” шигырен сәнгатьле итеп укуы булды. Кыз Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулаган. Афәрин! Кичәне оештыручы – мәктәп директоры Зөлфирә Шәйдуллинага, алып баручы укучылар: Валерия Кежеватовага, Виктория Аксенкинага рәхмәт белдерәбез.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836