Материалы

Мәктәп белән саубуллашу

последние и лучшие новости искусства в мире

22-9Соңгы көннәрдә мәктәпләрдә 9 һәм 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау тавышлары яңгырады. 9 класслар өчен әле урта белем алу мөмкинлеге булса, 11ләр инде олы мөстәкыйль тормыш юлына аяк бастылар. Алган белем, осталыкларын бердәм дәүләт имтиханнарында сынап, урта һөнәри һәм югары уку йортларына укырга керер чор да җитте.

Төмән районы мәктәпләрендә 680 укучы 11 классны тәмамлый. Бу турыда Индрәй урта мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәменә килгән район хакимияте мәдәният бүлеге баш белгече, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин хәбәр итте.

Бәйрәмдә Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин, Дума рәисе Рөстәм Арипов, мәктәп завучы Алия Рәхимова, чыгарылыш класс укучыларының беренче укытучылары Лариса Вәлишина һәм Рәмзия Усманова, класс җитәкчеләре Нәзирә Биктимирова һәм Рузилә Исмәгыйлова, ата-аналар котлаулары яңгырады. Алар бүгенге кыңгырауның унберенчеләр өчен соңгы тапкыр чыңлавын, мәктәптәге балачакның беркайчан да кире кайтмавын, ләкин һәр чорның үз вакыты булуын, аларның да язмышында борылыш чоры җитүен сөйләделәр. Имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, яшьлекнең иң матур чорының кадерен белеп, әти-әниләрнең, белем биргән апа-абыйларының йөзләренә кызыллык китермичән кыю алга атлауларын, хыялларының чынга ашуын, канатларының нык, юлларының киң, киләчәкләренең ышанычлы булуын теләделәр.

Укытучылар исеменә күп рәхмәт сүзләре ишетелде. Аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Бу сагышлы һәм шатлыклы бәйрәмдә 1 класс укучылары абый-апаларына киләчәккә юллама биреп, уңышлар теләделәр. Һәм күккә өмет шарлары очтылар.

Чыгарылыш класслар укучылары фоторәсемнәргә төшеп, бәйрәмне дәвам итәр өчен Төмәнгә юл алдылар.

Шулай итеп тормышларының ваемсыз, әле әти-әни канаты астындагы бер җайга салынган, күңелле еллары артта калды. Ә яшьлекнең иң матур еллары дәвам итә. Бүген үз алдыңа куйган максатларга ирешү, хыялларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары киң, ачык. Уңышның күп өлеше кешенең үзеннән тора.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума