#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөселман кызларыны лагерь оештырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

31-13“Чынлыкта җәннәттә бер урын бар – аны сөенеч почмагы, диләр. Бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер”.

Динебез мөселманлы балаларга гаять олы ихтирам вә дәрәҗә бирә. Гаиләнең дәвамы – балалар. Милләтнең киләчәге – балаларда. Балалар булмаса, милләтнең тамыры өзелә, ул милләт җир йөзеннән югала. Бөек динебез Ислам каршында, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле гамәл – балалар булдыру һәм иң саваплы эш – балалар тәрбияләү.

Расулуллаһ балаларга гаять зур мәртәбә бирде.

“Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”.

“Кеше өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар”.

“Бала – җәннәт чәчәге”, - диде ул хәдисләрендә. Шушы хәдисләрдән чыгып уйга каласың, безнең Төмән шәһәрендә балаларга җитәрлек игътибар бар микән? Әлбәттә, дини оешмалар тарафыннан.

Күптән түгел, җәйнең нәкъ уртасында Төмәннең Җәмигъ мәчете каршындагы бинада дини гаиләләрдәге балалар өчен махсус лагерь оештырылды. Хәдисләрдә кыз балаларга аерым игътибар ителгәнен күздә тотып микән, бу лагерьга кызлар йөрделәр. Ир малайлар өчен аерым лагерь ачарга җыенуларын әлегә имеш-мимешләр аркылы гына ишеттек. Иншалла, төтене чыккач, уты да булыр. Лагерьга быел кызлар йөрделәр. Аларны өч төркемгә бүлделәр.

2014нче елда башлап ачылган иде, 2015нче елда һәм быел тагын эшләде. Ул да булса ниндидер кыенлыклар белән. Башка елларга караганда, быел ата-аналардан акчаны күбрәк җыйганнар (бер балага 2 500 сум). Шуңа күрәдер, 10 көн буена кайнар аш, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән көненә берничә мәртәбә тукландырдылар, хәтта туңдырма белән дә сыйладылар.

Тәрбиячеләр һәм укытучылар: Рәүфә Мәҗитова, Гөлфәния Мотыйгуллина (ул Согуд Гарәбстанында 5 ел Коръән буенча белем алган, Мәръям Мәҗитова Татарстанның Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, ул Ислам нигезләрен балаларга өйрәтте. Фәйрүзә ханым кыз балаларда булырга тиешле иң зур байлык тәрбия, әхлак, әдәп дәресләрен алып барды. Аемҗан Зинолкабиденова Татарстанның Әлмәт мәдрәсәсендә 3нче курста укый, Олеся Коркина Урсу мәдрәсәсенең 1нче курсында укый, лагерьда практика үтеп йөрүе икән.

Сүз дә юк, алар барысы да күтәренке күңел белән балаларны һәркем үз белгәненә өйрәтергә тырыштылар. Кыз балага үзен ничек тотарга, аш-су пешерү серләрен, олылар һәм ата-аналар белән ничек сөйләшергә төшенчәләрен аңлаттылар, Коръән сүрәләрен укырга өйрәттеләр. Дәресләрдән башка вакыт төрле уеннар, шулай ук спорт белән дә балалар шөгыльләнделәр.

Лагерьның чыгарылыш кичәсе Коръән сүрәләреннән башланды. Аны балалар сөйләде. Өч төркем берәмләп биремнәрне үтәделәр.

1нче төркем таҗ яфракларга иң яхшы сүзләр язып, алардан чәчәк ясадылар һәм һәр кешедә шушы сыйфатлар булырга тиеш, - диделәр.

2нче төркем гарәп телендә җыр башкардылар. Әлбәттә, мәгънәсен аңламыйча.

3нче төркем спектакль уйнадылар. Өчәр кыз кара--каршы очрашып, сөйләшеп, фикер алыштылар. Лагерь вакытында төрле уеннар уйнап һәм дәрес вакытында сорауларга җавап биреп, кызлар үзләренә баллар җыйдылар. Шул балларга алар үзләренә охшаган әйберләрне сатып алдылар. Кибет киштәләрен укытучылар үзләре ясаганнар. Анда ниләр генә юк. Аннары сый-нигъмәтләр белән тулы өстәлләр аларны көтеп тора иде.

Ә иң актыкта һәрбер балага дипломнар һәм бүләкләр бирделәр. Тик бер әйбер күңелгә хуш килмәде. Без еш кына туган тел белән динне бергә бәйлибез һәм алардан башка милләт бетәчәк, - дибез. Ә монда татар телен ишетергә туры килмәде. Хәтта укытучылар да рус телендә сөйләшеп, сораган сорауларны бөтенләй аңламаучылар да бар. Эх, татар телдә, татар рухта бу кичә узса, бик әйбәт булыр иде, дип уйлап утырдык. Нигәдер, үзебезнең балалар арасында түгел, ә чит милләтләр арасындагы кебек үзебезне хис иттек. Телне белмәгән балаларда динне ничек үстерергә була икән, анысы аңлашылмый. Монда, һичшиксез, татар телен белүче укытучылар кирәктер.

Шул чакта мөнәҗәтләрне кызларыбыз туган телдә, үз телебездә, татар телендә башкарырлар иде. Һәр нәрсәгә дә балаларны яшьтән өйрәтергә тиешбез. Элекке бабаларыбыз: “Агачка яшьтән су сип”, - дигәннәр бит.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836