Борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айтуган, Алмас, Аяз, Биктимер, Илбарис, Чыңгыз...
Гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Хафиз, Хаҗип...
Фарсы теленнән: Нияз, Рушан, Шаһбаз, Рөстәм...
Рус һәм Европа телләреннән: Рафаэль, Ренат (Ринат), Роберт...
Бөек Октябрь революциясеннән соң киң таралган исемнәр: Илдус, Илнур, Илшат, Ирек...
Русларга грек теленнән кергән кайбер исемнәрнең мәгънәләре: Абросим – үлемсез; Алексей – яклаучы; Андрей кыю, батыр; Тихон – бәхет...
* * *
Афзал – иң кадерле, иң лаеклы.
Барлас – батыр, лачын.
Вахит – бердәнбер, беренче.
Гариф – белүче, укымышлы.
Данияр – белемле, акыллы.
Зөлфәт – мәхәббәт иясе.
Камил – бөтен ягы килгән.
Каюм – мәңге яшәр, үзгәрмәүчән.
Ләбиб – акыллы, зирәк.
“Балалар календаре”.