Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Безнең өебез урамнан эчкәрәк кертеп салынган һәм кышларын без мәһабәт кар дәрьясы эчендә ялгыз утырып калабыз. Март ае җитсә, бөтен кояш безнеке. Тәрәзә белән тигезләп салынган кар дәрьясы җем-җем итә; өйгә әллә бүрәнәләрдән, әллә тәрәзә пәрдәләреннән алсу нур тулган, әни мич томалап йөри, ә өстәлдә алсу тышлы дәфтәр. Мин аңа язып утырам: “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...” Ал тышлы дәфтәрнең бер ягында күзен кысып, бераз хәйләкәррәк елмайган Ленин рәсеме. “Нихәл, агайне, укырга-язарга өйрәнәсеңме?” – дип якын итеп сорый сыман...
Алсу тышлы дәфтәр миңа әле дә март аеның кояшта җемелдәгән кар диңгезен, мич алдында ризык әзерләп йөргән әнинең нурлы йөзен, безгә мәңгелек идеал булган бөек Ленинның акыллы күзләрен, киң маңгаен хәтерләтә. Тагын март аеның кичләре...Ул кичне бөтен ай нуры безнең өйдә, өй түрендәге кар дәрьясында. “Энә табарлык якты” – ай яктысына безнең авылда чагыштыру бер генә. Ай нуры өйгә тулгач, мин яткан җирдән шыпырт кына торып утырам да өстәлдәге дәфтәрне алам. Яшькелт тышлысын. Миңа, нигәдер, шул яшькелт тышлы дәфтәр белән дөньядагы ай нуры икесе бер булып тоела. Мин шул дәфтәремне күкрәгемә кысам да, хыялым белән ай нурында, еракта очам, ерак-еракта калын тун кигән Папанинны, хикмәтле шлем кигән Чкаловны күрәм... Шулай озак-озак хыялланам. Ә тулган ай үзенең яшькелт нурларын безнең кар диңгезендә ялгыз утырган өебезнең зур тәрәзәләреннән көчләп тутыра сыман.
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ әсәреннән өзек.