#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Менә дигән дус ул Румил!

последние и лучшие новости искусства в мире

27-9“Көзнең соңгы көннәре. Талмы авылы күленә беренче юка боз ятты. Бозның ышанычсыз вакыты әле.

31 октябрьдә өч дус бергә йөргәндә, Румил һәм Радмир иң кечкенәләре Мансурның аерылып китүен сизми дә калдылар. Ул елгага якын килде, бозга менде - кызыксынып, аның ныклыгын тикшерү уе белән берничә метр алга узды.

Кинәт, бер мизгел эчендә аяк астында боз ватылып, ул суга кереп китте. Үзе чыга алмаслыкны аңлап, «Коткарыгыз!», - дип кычкырды.

Румил тиз генә корсагы белән бозга ятып, дусты суга төшеп киткән җиргә шуышып барды. Мансурга кулын сузды һәм бар көчен куеп кырыйга сөйри башлады. Барысы да уңышлы тәмамланды. Боз әсирлегеннән коткарылган Мансурны дусты өенә кадәр илтеп куйды, ә ул барысын да әти-әниләренә сөйләде. Бу көнне аның икенче гомере башланган кебек булды. Һәм ул моны бик яхшы аңлый иде.

Румил исә үз батырлыгын сер итеп саклап калуны өстен күрде, олыларны юкка борчып тормады. Әнисе, Мансур гаиләсе белән телефоннан сөйләшкәннән соң, улының батырлыгы турында белеп ала: «Әгәр син үзең баткан булсаң?! Курыкмадыңмы?» , - дип сорады улыннан, дулкынлану белән көрәшеп. Аның өчен чиксез шатлык, горурлык һәм курку хисләре кайный иде күңелендә. «Мансур бозлы суда, куркырга вакыт юк иде – ул чакта башта бары бер генә уй: «Дустымны коткарырга!» иде», - дип җавап бирде улы.

Батырлык күрсәтеп, Румил үз дустын кыю рәвештә коткарды. Һәм, бу гамәлләр – батырлык, дип уйламады да. Аның өчен алар – чын күңелдән ярдәм итү, коткару иде”, дип язылган “Кайнар йөрәк” мактау китабында. Аңа батырлык, һәм кешеләргә риясыз ярдәм авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыгу үрнәкләре турында сөйләүче тарихлар кертелгән. Төмән районының Талмы авылында яшәүче Илсөяр һәм Нурислам Бабушевларның уллары Румилнең батырлык тарихы да бар анда.

“Кайнар йөрәк” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы лауреатлары булып кешеләргә ярдәмгә мохтаҗ булган гадәттән тыш һәм авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыгу үрнәкләрен күрсәткән балалар һәм яшьләр тора.

Төмән районы башлыгы Светлана Иванова Румилгә “Кайнар йөрәк–2019” күкрәк билгесен һәм мактаулы китабын Россия көненә багышланган тантаналы чарада тапшыра.

Булдыргансың, Румил, афәрин!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836