Милли уеннар өйрәнү чарасында

последние и лучшие новости искусства в мире

14-10Төмән районы, Муллаш урта мәктәбе каршындагы балалар бакчасы тәрбиячеләре “Россия халыкларының традицион милли уеннары - буыннан-буынга тапшырыла торган уеннар“ дигән күңел ачу чарасын уздырырга карар кылдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен алар бик гади һәм кызыклы, сабый үз халкының гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре белән таныша, ул халык иҗатын үз эченә алган кабатланмас колорит тәрбияли.

Монда уеннарның танып-белү һәм тәрбияви әһәмияте тора. «Чүлмәк җыю», «Көндәшеңне саклау», «Чишмә», «Аркан тарту», «Тимербай», «Түбәтәй», «Төенче уен», «Буш урын», «Әйлән-бәйлән”кебек милли уеннар балаларның физик үсешендә дә зур роль уйный. Алар балаларда ихтыяр, батырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияли. Бу матур көн җылылык һәм күңеллелек атмосферасында узды. Мондый бәйрәмнәр үсеп килүче буынны үз халкының гореф-гадәтләренә җәлеп итәргә ярдәм итә, кагыйдә буларак, балаларның хәтерләрендә мәңгегә сакланып кала.

Римма НАЗМЕТДИНОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума