Материалы

Әминәнең уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

14-8Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә үткән “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә Әминә Юсупова нәфис сүз остасы номинациясендә 1 урынны яулады. Яулады, дип һич тә арттырмадым, чөнки шигырь сөйләүче балалар саны күп иде. Әмма Әминә үзенең чаялыгы белән генә түгел, сүзләрне дөрес әйтүе һәм укытучысы өйрәткән йөз һәм кул хәрәкәтләрен артистларча оста башкаруы белән аерылып торды.

Әминәгә 7 яшь, ул шәһәрнең 30 нчы мәктәбенең 1 “Б” сыйныфында белем ала. Ә туган телендә сөйләшергә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә аны “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Карлыгач” төркемен җитәкләүче укытучы Наисә Камил кызы Гайнельянова өйрәтә. Әминәнең әйтүенчә, әти-әнисе үзара саф татар телендә аралашсалар да, кызганычка каршы, ул үзе рус теленнән башка телне белүне кирәк дип тапмаган. Ә хәзер ул бик тырышып өйрәнә һәм һәр шимбәне түземсезлек белән көтеп ала, чөнки Наисә Камил кызы алар белән уйный, кызыклы әкиятләр сөйли, табышмаклар әйтә, бәйгеләр оештыра, дөрес җавап биргәннәрне гел мактап кына тора. Шуңа да энергиясе ташып торган бөтерчек, тиктормас кызга, әлбәттә, биредә күңелле. Әминә бит әле гарәп телен дә өйрәнә, бию түгәрәгенә дә йөри, мәктәптә дә яхшы укый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума