Материалы

Минем әбием

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әбиемнең әнисе - Хәтирә Шаргабдулла кызы Юсуповага быел сиксән биш яшь тулды. Ул Талмы авылында туган. Аларның гаиләләре бик зур булган. Әбиебез кечкенәдән эш сөючән, намуслы, тыйнак булып үсә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул унике яшеннән эшли башлый. Әбием авырлыкларны кичерсә дә, кыенлыкларга бирешмичә, сыгылып төшмичә, көчле рухлы була. Сугыштан соң ул тормышка чыга. Иптәше белән биш баланы аякка бастыралар.

Әбиебез тыл ветераны. Ел саен тугызынчы майда аңа открыткалар, бүләкләр килә. Ул орденнарын, медальләрен тагып hәйкәл янына митингка да барып килә. Авыл халкы, туганнары аны хөрмәт итәләр.

Хәзерге вакытта аның җиде оныклары hәм ундүрт оныкларының балалары бар.

Әбиебез hәрвакыт безне ачык йөз белән, күпереп пешкән икмәге hәм ап-ак күмәчләре белән каршы ала. Татарча җырлар, русча «Катюша»ны да җырлап ала. Җиңел генә итеп биеп тә ала.

Әбиебез белән горурланабыз. Безнең өчен ул үрнәк, hәркайсыбыз аңа охшарга телибез.

Алинә ЗӘЙНУЛЛИНА, Шыкча урта мәктәбенең 4 «б» класс укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума