Материалы

Минем иң кадерле кешем

последние и лучшие новости искусства в мире

40-12Мин үземнең иң кадерле кешем – бабаем Хәбибулла Хисмәтулла улы Азанов турында язасым килә. Бабаем Тубыл районының Нешшә авылында туып-үскән. Ул гомерендә бер мәртәбә дә “әни” сүзен әйтә алмаган, чөнки ике яшендә әнисе үлеп китә. Бабаемны әбисе асрап үстерә. Ул аны армия сафларына озата, ләкин кабат күрешергә насыйп булмый, бердәнбер якын кешесе - әбисе дә үлеп китә. Тормышның әчесен-төчесен, ятимлекне татып үскән бабаем бала чактан колхозда балыкчы булып эшли. Хәзерге көндә бабаем белән әбием Тубыл шәһәрендә яшиләр. Йөрәк авыруына, күпсанлы операцияләргә карамастан, тыйнак, сабыр холыклы бабаем күңелсезлеккә бирешмәскә тырыша.

Ул әбием Нуркамал белән 40 ел тату гомер кичерделәр. Кече чагымда мине балалар бакчасына, аннан мәктәпкә озата һәм каршы ала иде. Ул минем булышчым, киңәшчем, иң якын дустым да. Бабаем минем һәр уңышларыма бар күңеленнән шатлана. Бабаем белән әбиемне Өлкәннәр көне белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык, бергә-бергә озын гомер кичерүләрен телим.

Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!

Оныкларга терәк булып
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Лениза АЗАНОВА, Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума