Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сез минем әбине беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки дөньяда әбиләр күп, ләкин минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.
Минем әбием җитез куллы булган. Ул үзенең кечкенә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен, йон эрләгән, шәл бәйләгән. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән. Аларны киендергән, туйдырган, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән.
Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган. Уч төпләре, китап битенә төшкән язу юллары кебек, сызгаланып беткән. Шулай булса да, әбиемнең кочагына сыенып, озак-озак иркәләнәсем килә минем. Аның шул кечкенә генә арык кулларын үбәсем килә. Әгәр дә: “Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?” – дип сорасалар, мин әбиемнең җыерчыкланып, сөякләнеп калган кулларын күрсәтер идем.
Әйе, әбием зур тормыш юлы үткән. Әгәр дә әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар, ул каеннан коелган орлыклардан инде үтеп йөри алмаслык зур куе урман үсеп чыккан булыр иде.
Нәби ДӘҮЛИ