Материалы

Минем әтием – чик сакчысы

последние и лучшие новости искусства в мире

37-9Әтием – Риваль Тимерхан улы Чәгъбаров Ватан алдындагы бурычын Тын океан округы составына кергән Ерак Көнчыгыш чик буе гаскәрләрендә үтәде. Ул 1987-1989 елларда намус белән хезмәт итә, сержант дәрәҗәсенә лаек. “Находка” порты причалларына туктаган Сингапур, Кытай, Япония илләреннән килгән корабльләрне карый. Армия тормышының авырлыклары: төннәрен дежурда тору, тайгада укулар узу һәм башкасы. Әтием төрле спорт ярышларында катнаша. Казанышлары өчен “Хәрби спортчы” билгесенә лаек була. Армиядәге дуслары белән хәзергәчә очрашалар. “Хезмәт турында истәлек” альбомы гаилә ядкәре, аны еш карыйбыз. Әтием белән горурланам, ул Ватанны саклаучы чын егет.

Фәридә ЧӘГЪБАРОВА, Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбе укучысы.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума