#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем туган ягым – Төмән районы

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы - регионыбызның иң зур муниципаль районы. Аның җирлегендә 119 мең кеше яши. Халык саны буенча Төмән шәһәреннән соң икенче урында тора. Быел Төмән районына 10 нчы декабрьдә 95 ел тула. Районыбызда 23 муниципаль уку йорты бар, 76 җирлегендә төрле халыклар яши. Ул күп милләтле, танылган район.

Районда күп заводлар, фабрикалар эшләп тора. Мәсәлән, Боровойның кошлар фабрикасы елына 1 миллиард йомырка чыгара. Россиядә иң зур фабрикаларның берсе булып санала. Районыбыз шулай ук сөт, ит җитештерә.

Төмән районында бик күп авыллар урнашкан. Шуларның берсе ул минем авылым – Муллаш авылы. Мин шушы авылда тудым һәм яшим. Муллашта тату аралашып төрле милләт кешеләре яши, җырчылар, иҗади кешеләр күп. “Пышны” һәм “Хәзинә” фольклор ансамбльләре район һәм өлкә бәйрәмнәрен бизәп торалар. Авылыбызда иң данлы кешенең туган йорты урнашкан. Ул – Дан орденнарының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең почетлы гражданины Хәбибулла Хәйрулла улы Якин. Аның хөрмәтенә багышлап безнең авыл урамнарының берсе аның исемен йөртә, мәктәп музеенда шәхси әйберләре саклана. Без, киләчәк буын, Хәбибулла абыебыз белән горурланабыз!

Һәр кеше үзенең туган ягын яратып, сокланып, аның патриоты булып яшәргә тиеш. Төмән районыбыз, авылыбыз тагын да үссеннәр һәм даннары артсын!

Рамил ХАФИЗОВ, 8 сыйныф укучысы.

* * *

Минем туып-үскән җирем – Муллаш авылы. Бу авыл Төмән районында урнашкан. Төмән районы 1923 елда барлыкка килгән. Район башлыгыбыз – Светлана Владимировна Иванова. Безнең район алдынгылардан исәпләнә, чөнки монда төрле заманча төзелешләр, заводлар, фермалар бик актив эшлиләр. Авыл хуҗалыгында бодай, карабодай, кукуруз, борчак һәм солы безнең якларда бик зур уңыш бирә.

Мин үземнең Төмән районында яшәвем белән горурланам һәм аның яңа уңышларга ирешүен телим!

Фәридә ЗӨЛБОХАРОВА, 8 сыйныф укучысы.

* * *

Төмән районында бик күп авыллар бар. Шул авылларның берсендә мин яшим. Муллаш авылы - бик матур авыл. Безнең өебез елга буенда урнашкан. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып яшибез. Су буенда казлар, үрдәкләр йөзеп йөриләр. Җәй көннәрендә күпер башында бала-чагалар балык тоталар, су коеналар. Күпер аша чыксаң, җир җиләге үсә. Мин әнием белән җиләк җыярга яратам.

Кайсы ел фасылын алсак та, авылда үз ризыгы бар: җәен – җиләк-җимешләр, көзен – чия белән гөмбәләрнең төрлесе, ә балыкны һәрвакытта да тотып була. Безнең авылыбызда һава бик чиста, шуңа күрә мин чирләмим. Мин бик яратам үземнең авылымны.

Земфира ӘМИНОВА, 9 сыйныф укучысы.

* * *

Авылыбыз куе урман эчендә, Дуван һәм Пышны елгаларының уртасында урнашкан. Шушы елгаларда күп балыклар йөзә. Авылыбызның горурлыгы булган мәчеттә азан яңгырап тора. Мәчет янында һәйкәл урнашкан. Ел саен 9 майда без Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызны искә алабыз.

Роберт НАЗМЕТДИНОВ, 8 сыйныф укучысы.

* * *

“...Туган ягым – алтын бишек...”

Минем кече Ватаным – Аманат белән Муллаш. Икесе дә бер пар булып, калын урман арасында, Пышны елгасының ике кырында урнашканнар. Алар минем өчен иң якын, иң гүзәл җирләр.

Элек-электән күрше авыл кешеләре бик тату, бер-берсенә булышып, аралашып яшәгәннәр. Яшь егетләр һәм кызлар бәхетләрен табып, гаилә корганнар. Минем дә төп чыгышым шушы йола белән бәйле. Минем әниемнең картнәләре: Халисә Мирасова һәм Рәшидә Мәүлетова (Зөлбухарова) Муллаш кызлары булганнар, үзләренең бәхетләрен Аманат авылында табып, зур гаилә корганнар, матур итеп көн күргәннәр. Ә әтиемнең әбисе (сурнәкәсе) Нәбирә Хәлиуллина (Миначева) Аманат авылыннан Муллашка килен булып төшкән.

Күп еллар дәвамында ике авылның кешеләре бер булып яшиләр. Чөнки мәдәният, үзара аралашу, яшәү шартлары бергә булган. Шуның өчен бу ике авылның миңа аермасы юк. Һәрвакыт гаиләбез белән сагынып Аманат авылына барып торабыз, ә инде матур итеп, яраткан Муллаш авылында яшибез.

Минем уйлавымча, бу ике авыл - Төмән районының чын татар авыллары. 95 ел буе бергә булганнар, кунакка йөргәннәр, туйлар уздырганнар, шатлыклы һәм кайгылы вакытларда бер-берсенә булышып яшәгәннәр. Алдагы көннәрдә дә шул ике авылым һәм Төмән районым чәчәк кебек атсын, алга таба барсын, уңышларга ирешсен.

Гөлназ ЮСУПОВА, 9 сыйныф укучысы.

* * *

Туган авыл дип әйтүгә, минем күз алдыма мәһабәт агачлар, яшел урамнар, матур өйләр килә. Әйе, туган авылым Муллаш нәкъ менә шундый. Бәлки миңа гына шулай тоеладыр, ләкин минем туган авылымнан да гүзәлрәк, рәхәтрәк җир дөньяда юк. Урман шавы, кошлар сайравы, күке авазы миңа кечкенәдән үк таныш, чөнки Муллашны дүрт яклап урман әйләндереп алган. Саф һавада, урман гүзәллеген тоеп үстем. Гаҗәп, минем авылым һәм урманым ел әйләнәсе сокландыргыч. Кышларын без әкият патшалыгында яшибез: агачларга бәллүр чуклар эленә, өйләр ап-ак кар диңгезендә тирбәлә. Салкын булса да, урамда балалар тавышы тынып тормый. Язын бөтен җиһан уяна: агачлар бөре чыгара, сап-сары умырзаяларны санап бетереп булмый, кошлар шатланып җыр сузалар, кояш нурлары битләрне иркәли. Ә җәй – иң-иң матур һәм күңелле вакыт! Безнең ялларыбыз башлана, иркен һәм тыныч. Без урамнан кайтып та кермибез. Өй эшләрендә булышырга да вакыт табыла, уенны да онытмыйбыз. Көз көне авылым төрле төсләргә буяла. Кызыл, сары, яшелгә буялган агачларга карап күзләр камаша. Бакчаларыбыздан мул уңыш җыеп алабыз. Авылыма һәм урман гүзәллегенә мин ел әйләнәсендә сокланам. Шундый матур авылда яшәвем белән горурланам һәм табигатьне сакларга, рәнҗетмәскә тырышам.

Мин Муллаш урта мәктәбенең 9 нче сыйныфында белем алам. Мәктәбебез якты, чиста. Безгә шушы матур мәктәптә рәхәтләнеп укыйсы да укыйсы. Ә без тырышып укыйбыз да, күңелле яшибез. Кызыклы кичәләр үткәрәбез, спорт ярышларында катнашабыз. Мәктәп автобусы белән музейларга, экскурсияләргә, төрле ярышларга барабыз. Мәктәпкә мин көн саен шат күңел белән, канатланып барам, чөнки мине якын дусларым һәм яраткан укытучыларым көтә.

Авылым бик зур булмаса да, аның хөрмәткә лаек кешеләре байтак. Без, мәктәп укучылары, әбиләр һәм бабайларны онытмыйбыз. Очрашулар оештырабыз, хәлләрен беләбез, истәлекләр тыңлыйбыз, йорт эшләрендә булышабыз.

Муллашта минем яраткан, якын, иң яхшы, иң тырыш, иң аралашучан туганнарым һәм дусларым яшиләр, алар һәрвакыт ярдәмгә килеп торалар. Безнең гаиләбездә шулай: кемгә ярдәм кирәк – барсына да булышабыз.

Авылымның киләчәген мин өметле һәм матур итеп күзаллыйм. Яңа гаиләләр барлыкка килә, бәбиләр туа, йортлар төзелә. Мин һәр яңа төзелешкә, һәр яхшы яңалыкка, авылдашларымның уңышларына шатланам. Алдагы көннәрдә Муллаш үсәр. Билгеле, халык саны күпкә артачак. Безнең буын кешеләре сәламәт, мәдәниятле, акыллы, тырыш, шәфкатьле булсын иде. Эшсезлек бетсен, эш урыннары була торган завод һәм фабрикалар төзелсен. Киләчәктә Муллашта күп катлы йортлар салыныр. Кешеләргә уңайлы һәм күңелле булсын өчен, ял паркы төзелергә тиеш. Бездә яшеллек күп, тагын да агачлар утыртылыр, ул зәвыклы итеп бизәлер. Олылар һәм балалар эскәмияләргә утырып, табигать белән хозурланыр.

Туган авылым Муллаш алга таба барыр, уңышларга ирешер.

Луиза НАЗМЕТДИНОВА, 9 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836