Материалы

“Һөнәр дөньясына сәяхәт”

последние и лучшие новости искусства в мире

14-5Төмән районы, Муллаш авылы балалар бакчасында тәрбиячеләр «Һөнәр дөньясына сәяхәт” дигән квест үткәрделәр. Максат булып балаларда төрле һөнәрләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, танып-белү, кызыксынуларын, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү торды. Балаларга ата- аналар белән бергә профессор компьютерыннан серсүз табарга кирәк иде, ул электрон видео-юллама җибәрде. Карта һәм биремнәр алдылар. Уен вакытында балалар һөнәрләр белән таныштылар; полиция хезмәткәрләре белән очрашу булды. Профессор полиция эше турында әңгәмә үткәрде .Фунтик белән җинаятьченең фотороботын ясаганнар.

Ә иң кызыклы балалар галим Стекляшкинга эксперимент үткәрергә ярдәм иттеләр: салават күперен яңгыр вакытында гына түгел, ә көзге һәм фонарь ярдәмендә күрергә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар биремнәрне җиңел үтәделәр. Уен җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар уен вакытында берләштеләр. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Римма НАЗМЕТДИНОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума