Материалы

Ноябрь

последние и лучшие новости искусства в мире

Ноябрь – томаннар һәм вак салкын яңгырлар ае. Соңгы яфраклар җиргә өзелеп төшә. Кояш саран гына күренеп ала. Агачларның кайрылары катылана. Ылыслы урманда кышкы кунакларыбыз: кызылтүш, чукыр, чи-чи чыпчык, купшы кошларны очратырга була. Анда җылы һәм ризык табуы җиңелрәк.

Ноябрь – көзнең кыш белән тоташу ае. Суык балтасыз су аша күпер сала. Урман җәнлекләре тулысы белән кышка әзер. Алар кышкы туннарын кигәннәр. Бүре балалары да үсеп җиткәннәр. Төлке агач төбеннән агач төбенә йөгереп кышкылыкка өннәренә яшеренгән тычкан һәм бурсыкларны эзли. Коры урманда кабан дуңгызының тавышы ишетелә. Ул үзенең төркемен эзли. Алар үзләренә төнгегә коры яфраклардан урын әзерлиләр. Урман йоклый, ләкин җәнлекләр уяу. Алда аларны салкын кыш көтә. Һава температурасы түбәнәйгән саен, суның температурасы да төшә. Күп балыклар ләмгә күмелә һәм кышны йоклап үткәрәләр. Болар: табан һәм карплар. Кыш буе йөзүче балыклар да күп. Алар: алабуга, шыртлака, чуртан балыклары.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума