Октябрь – көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел «кара көз» дип йөртелә. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак...
Октябрь аенда агачлар төрле буяулар белән бизәлеп, яфраклар ташлый башлый. Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. «Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш», - дип юкка гына әйтмиләр.
Интернеттан