Материалы

Октябрятка керү

последние и лучшие новости искусства в мире

Кем ул октябрят – Советлар заманында мәктәп дружинасы каршындагы пионер оешмасына керергә әзерләнгән 7-9 яшьлек бала. Октябрят оешмасы 1924 елда барлыкка килгән, 1991 елда таркалган.

Мәктәпләрдә октябрятлар төркемен пионерлар һәм комсомоллар идарә итә. Октябрятлар барлык дәүләт кампанияләрендә катнашканнар. Тимер-томыр, макулатура, язын каен бөресе җыйганнар. Сыерчык оялары, чыпчыкларга «кармушка» лар ясаганнар, ташландык песиләрне ашатканнар. «Октябрятлар – дус балалар, уйныйлар, язалар, укыйлар һәм җырлыйлар, күңелле яшиләр», «Октябрятлар – намуслы һәм кыю, тапкыр һәм оста» девизлары буенча яшәгәннәр.

Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә 3 нче сыйныф балалары октябрятка керәләр икән дип ишеткәч, шатландым.

1980 елда үземнең дә бу мәктәптә 1 нче сыйныфта укыганымда октябрятка керүем искә төште. Тантаналы линейка бара. Бөтен мәктәп укучылары алдында без класс белән уртага чыгып тезелгәнбез. Ак алъяпкычларыбызга, күкрәккә, кызыл йолдызның уртасында даһи Ленин бабайның кече вакытындагы сурәте төшерелгән значок тактылар. Шулкадәр каушадык! 5 сыйныф укучылары – вожатыйларыбыз үз куллары белән ясаган конвертлар тапшырдылар. Аның эчендә хезмәт дәресе өчен кирәк-яраклар: энә, җеп шикелле әйберләр иде.

Кече вакыттан ук хезмәткә өйрәттеләр: кабинетта гөлләргә су сиптек, дәрес алдыннан тактаны чиста итеп сөртеп куя идек, чүпрәген юешләттек. Урта звенода «дежурный»лар дәресләрдән соң үз классларында идән юдылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума