Материалы

Онлайн-бәйгеләрдә уңышлы катнаша

последние и лучшие новости искусства в мире

1-4Коронавирус пандемиясе чорында мәдәният оешмаларында чаралар үткәрергә ярамавы турында әйтеп торасы да юк. Югары технологияләр чорында яшибез бит, шул сәбәпле, балаларга күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, хәтта сазъяк арты татар авылларында яшәүче балаларга да.

Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбе укучылары да төрле онлайн-бәйгеләрдә, акцияләрдә актив катнашалар. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан укучылар өчен “Яңа ел открыткасы”, “Яңа ел хыяллары”, “Яңа ел тәрәзәләре” кебек рәсем онлайн-бәйгеләре оештырылды.

4 сыйныф укучысы Зарина Раингулова һәр бәйгедә үзенең сәләтен сыный. Ул тырышып укый, матур итеп рәсем ясый, җырлый, оста бии дә. Җырларга һәм биергә ул “Сабый” , “Ләйсән” иҗади-сәнгать түгәрәкләрендә өйрәнә. Күптән түгел Зарина “Минем гаиләм һәм безнең җиңү” район онлайн-бәйгесендә катнашып, 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Без аны уңышлары белән котлыйбыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума