Январь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ике көн дәвамында - 17 һәм 18 декабрьдә lichess.org интернет-платформасында Төмән районының гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Сөләйман Биктимеров истәлегенә IX шахмат турниры узды.
Онлайн-турнирда Төмән районының 23 мәктәбеннән 153 укучы катнашты. 4 яшь төркемендә дә бүленеп 7 мәктәп укучылары уйнадылар: Ямбай, Московский, Перевалово, Каскара, Индрәй, Муллаш, Созоново.
Турнирның иң сәләтле шахматчыларын билгеләп үтик: 1-4 класс кызлары арасында - Рузилә Калиева (Каскара), малайлардан - Николай Шаламов (Созоново); 5-11 класс кызлары арасында – Дарья Юдина (Новотарманский), егетләрдән Эрнест Тилимбаев (Индрәй) җиңеп чыктылар. “Иң яшь катнашучы” дипломнарына Рәфидә Зөлбохарова (7 яшь, Муллаш), Леонид Малочкин (6 яшь, Перевалово), “Җиңүгә омтылыш өчен” дипломына Мария Шаламова (5 класс укучысы, Созоново) лаек дип табылды.
Ярышны оештыручылар – Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе, район мәгариф идарәсе, “Лидер” физкультура һәм спорт эшләре үзәгенә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Анатолий Карпов исемендәге өлкә шахмат үзәге, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе ярдәмгә килделәр.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.