Материалы

Онлайн шахмат турниры

последние и лучшие новости искусства в мире

1-7Ике көн дәвамында - 17 һәм 18 декабрьдә lichess.org интернет-платформасында Төмән районының гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Сөләйман Биктимеров истәлегенә IX шахмат турниры узды.

Онлайн-турнирда Төмән районының 23 мәктәбеннән 153 укучы катнашты. 4 яшь төркемендә дә бүленеп 7 мәктәп укучылары уйнадылар: Ямбай, Московский, Перевалово, Каскара, Индрәй, Муллаш, Созоново.

Турнирның иң сәләтле шахматчыларын билгеләп үтик: 1-4 класс кызлары арасында - Рузилә Калиева (Каскара), малайлардан - Николай Шаламов (Созоново); 5-11 класс кызлары арасында – Дарья Юдина (Новотарманский), егетләрдән Эрнест Тилимбаев (Индрәй) җиңеп чыктылар. “Иң яшь катнашучы” дипломнарына Рәфидә Зөлбохарова (7 яшь, Муллаш), 1-6Леонид Малочкин (6 яшь, Перевалово), “Җиңүгә омтылыш өчен” дипломына Мария Шаламова (5 класс укучысы, Созоново) лаек дип табылды.

Ярышны оештыручылар – Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе, район мәгариф идарәсе, “Лидер” физкультура һәм спорт эшләре үзәгенә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Анатолий Карпов исемендәге өлкә шахмат үзәге, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе ярдәмгә килделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума