Материалы

Оста биючеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

9-19Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Түбән Тәүде мәдәният йортында «Исән чишмәләр» IV нче район татар сәнгате һәм төрки телле халыклар фестивале үткәне турында язган идек. Әлеге бәйгедә татар биюен бик оста башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулаган Камила белән Морад Янбиковлар фестивальнең йөзек кашы булдылар. Аларның чыгышлары тамашачыларның гына күңелләренә хуш килмәгән булып чыкты. Жюри әгъзасы, «Тамаша» фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Бакиев чыгышларга анализ ясарга сәхнәгә чыкканда, сүзен Янбиковларны мактаудан башлап җибәрде.

Һәм лаеклы рәвештә алар үзләренең яшьтәге балалар арасында 1 урынга чыкканнарын әйтте. Камила белән Морадны биергә әниләре Луиза Ришат кызы белән укытучылары Мөнирә Калиева өйрәтәләр. Камилага - 7, Морадка 9 яшь, алар Киндерле урта мәктәбендә белем алалар. Морад бары «5»ле билгеләренә генә укый, аның иң яраткан шөгыле - конструктор җыярга ярата. Ә Камила музыка тыңлый, биергә өйрәнә. Янбиковларның оста биюләрен күреп калырга теләүчеләр 25 март көнне Төмән шәһәренең мәдәният институты бинасының концертлар залында узачак «Таң йолдызы» өлкә фестиваленең гала-концертына барып карый алалар.

Камила белән Морадка уңышлы чыгышлар, югары дәрәҗәләр яулауларын телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума