Материалы

Оста шигырь сөйләүче кызчыклар

последние и лучшие новости искусства в мире

14-9Азалия һәм Азалина Мадеевалар белән Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” район балалар бәйгесендә таныштык. Анда алар Нәҗип Мадьяровның “Татар теле – туган телем” дигән шигырьне бик сәнгатьле итеп сөйләп, 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына һәм тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Кызларыбыз Ваңгы авылында яшиләр. Авылда башлангыч мәктәп ябылу сәбәпле, укучылар Яңа Александровка урта мәктәбендә 2нче сыйныфта белем алалар. Менә Азалия белән Азалинага да көн саен күрше авылга махсус автобус белән йөреп укырга туры килә.

Класс җитәкчеләре Венера Изил кызы Ашербакиева аларны укудан башка җырларга, биергә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә өйрәтә. Шуңа күрә алар мәктәптә узган мәдәни чараларда бик теләп катнашалар. Ә “Таң йолдызы” бәйгесенә бу юлы Азалия белән Азалинаны татар җанлы әниләре Эльвира Касыйм кызы әзерләгән. Ул: “Кызлар рус мәктәбендә укыйлар, безнең өчен бу бик кызганыч хәл. Ләкин без өйдә алар белән бары туган телдә генә сөйләшәбез. Алар бик күп татар җырларын җырлыйлар, үзлектән шигырьләр дә өйрәнәбез. Менә шулай балаларыбызда милли горурлык уятырга тырышабыз”, - дип сөйләде. Азалия белән Азалинага киләчәктә дә шул юнәлештә эшләп, югары дәрәҗәләргә ирешергә язсын дигән теләкләребезне җиткерәбез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума